ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында участок полиция хезмәткәрләренә хезмәт торагы төзү соравы буенча киңәшмә булды.

Бу елны Татарстанда авыл җирлегендә хезмәт итүче участок полиция хезмәткәрләренә 20 типлы йорт төзеләчәк. Лаеш муниципаль районы Нармонка авылы халкы мондый төр йортларның туган авылларында булачак дигән хәбәрне шатланып һәм рәхмәт әйтеп кабул иттеләр.

Яңа Тура авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылышы булды. Бүген авыл халкына медицина ярдәме заманча ФАПта күрсәтеләчәк. Әлеге объектны төзү эше “2012-2016 елларда Татарстан Республикасы халкына беренче медико-санитар ярдәмне камилләштерү” Республика максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылды. Мондый ук пунктлар, киләсе елларда, Яшел Үзән районының тагын берничә авыл җирлегендә төзеләчәк.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Казанның 6 мәктәбендәге керү төркемнәрен ремонтлау вакытында “Арзан һәм уңай мохит” Федераль программасын тормышка ашыру буенча чаралар үткәрү планлаштырылган.

Бу җәйне районда тагын бер модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылачак. Аның адресы – Түбән Норлат. Ачык тонда эшләнгән, шулай ук ерактан көчле кызгылт сары  фронтон күренеп тора. Зурлыгы ягыннан гына үзенчәлекле булып тора. Азнакайның “Байрам” ШЭ подрядчы оешмасы бригадиры И. Бәйрәмов билгеләп үткәнчә, әлеге тиз төзелә торган модульле конструция “уртача” дип атала –83 квадрат метрдан тора.

Татарстан муниципаль оешмаларында мәдәни объектлар төзүнең заказчысы – республиканың төп инвестицион-төзелеш идарәсе. 2012 елда старт алган “Авыл клубы” программасы ярдәмендә, республикабызда 46 клуб һәм күп фунцияле үзәк төзелгән. Әлеге исемлектә Баулы районы  Александровка авылы да бар.


19
июль, 2013 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин Луковский урамындагы Ихге Рух гыйбадәтханәсендә күчмә киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ вәкилләре һәм башкалар катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар объектның торышын карадылар һәм реконструкцияләү һәм реставрацияләү сорауларын тикшерделәр.

Җәйге каникул үзенең экваторын узып бара, ләкин әле Аксубай районы Иске Киязле мәктәбенең коридор һәм сыйныфларында кеше уку елына караганда да күбрәк. Монда бинаны капиталь ремонтлау эшләре бара. Әлеге ремонт мәктәпләрне капиталь ремонтлау республика программасы кысаларында эшләнелә, сметалы бәясе 12 миллион сумнан артып китә.

ТР Төзелеш Министрлыгы мәгълүматларына караганда, Баулы районындагы үзәктән җылытыла торган 131 күп фатирлы торак йорт буенча, 17 июль көненә, җылыту системасын чистарту турындагы актлар 26 йорт буенча эшләнгән. Әлеге сан 19,8 процентны тәшкил итә. Шул ук вакытта республика буенча әлеге күрсәткеч 49,2 процентны тәшкил итә. Опрессовкалау актлары 20,6 процент йортларда эшләнгән ( республика буенча – 48,5 процент). Ә әзерлек паспортлары Баулыдагы бер йортта да әлегә юк (республика буенча 9,5 процент).


18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы, федерация субъектлары тарафыннан территориаль планлаштыру документларын урнаштыру буенча  мониторингны тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Расланган һәм у ФГИС ТПда урнаштырылган территориаль планлаштыру документларын саны Татарстан Республикасының федераль дәрәҗәдәге эшчәнлеген бәяләүдә мөһим индикатор булып тора. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт Йортында уздырылган киңәшмәдә хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International