18.07.2013
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык чорына кадәр, тәэмин итеп торучылар алдында булган бурычларны тәртипкә китерергә кушты. Бүген, ТКХ буенча булган киңәшмәдә, торак фондының 2013/2014 еллар җылылык чорына әзерлек барышын тикшерделәр.
Бүгенге ТКХка багышланган традицион киңәшмәне, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казанда 2013 елгы Универсиаданы оештыручыларга, республика халкына һәм оештырырга һәм үткәрергә ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерүдән башлады. Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, әлеге вакыйгага бик җитди караган команда тырышлыгы, республика халкының ярдәме белән Казанда Универсиада үткәрелде, планлаштырган барлык эшләр дә тормышка ашты. Республика Президенты хәбәр иткәнчә, 2013 елгы Универсиаданы оештыруда актив катнашканнарны бүләкләү чаралары да уйланылачак.
2013 елның июненнән Татарстанда, Татарстан Республикасы Президенты башлап җибәргән “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе старт алды. ТР мәгариф һәм фән Министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы һәм матбугат һәм массакүләм коммуникация Республика агентлыгы белән берлектә “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясен игълан итте.
РФ Премьер-министры Татарстан башкаласындагы метрополитенны карады. Россия Премьер-министрын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиле Михаил Бабич озатып йөрде.
Укучыларның укуда һәм спортта ирешкән уңышлары, тәрбия эшенең әйбәт куелышы белән Иске Матак урта белем бирү мәктәбе районда гына түгел, республикада да дан тора. Мәктәп янындагы участок та соклану хисләре уята, ярдәмче хуҗалыкта 6 мөгезле эре терлек, 11 дуңгыз бар. 1 нче сентябрьдә мәктәпкә укырга 103 бала килүе көтелә. Мәктәп бинасы 1980-81 уку елы башында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Шул вакыттан бирле мәктәптә зур ремонт булмаган. Әлеге бина мәктәп биналарын капиталь ремонтлау программасы шартларына тулысынча туры килә.
10 июль көнне Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге, ел саен, Төзүчеләр көне алдыннан оештырыла. Бу елны бәйгедә 49 кеше катнашты. Алар арасында төзелеш предприятиеләре һәм АМР оешмаларының эшчеләре бар иде. Ярышлар түбәндәге белгечлекләр буенча үтте: штукатур, плитачы, ташчы, сваркачы, питачы-агач остасы, маляр. Һөнәри ярышларны оештыру һәм үткәрүдә җаваплы булып, “АИСК” ҖЧҖ, “Арслан” ҖЧҖ, “Главнефтегазстройсервис” УК ҖЧҖ, “Фенстер” ҖЧҖ торды.
Агымдагы елның 25 июлендә Мәскәүдә “Индустриаль проектлар 2013” дип аталган IV Инвестицион форум үткәреләчәк.
“Казанская теплосетевая компания” ААҖ пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда, Универсиададан соң, җылылык челтәрләрен ремонтлау һәм реконструкцияләү эшләре яңартыла. Җылылык челтәрләрен кышка әзерләү буенча эшләр Казан башкарма комитеты раслаган графикка нигезләнеп башкарылачак.