7 апрель көнне Спартакиада кысаларында, Татарстан Республикасының башкарма идарә органнары һәм Татарстан Республикасының дәүләт органнары арасында, волейбол буенча ярышлар булып узды.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы командасы Татарстанның инвестицион үсеш Агентлыгы командасы белән уенда җиңү яулады.
Бүген журналистларга Казан “җир асты өчен” сатып алынган “Метровагонмаш” ЯАҖ заводы җитештергән метрополитен өчен “Русич” тибындагы өч яңа поезд тәкъдим иттеләр. 2011 елның 28 ноябрендә, бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясап, әлеге поездларны кайтару өчен контракт төзелде. Аның бәясе 700 миллион сум.
Поездлар 90 км/сәг белән йөриләр, “Русич”ның һәр составы өч ике секцияле моторлы вагоннардан тора: ике төп һәм бер арадаш вагоннар, һәр вагонга иң күбе 380 кеше керә ала. Уйлап табучылар поездның дизайнына зур игътибар биргәннәр.Тавышның бик ишетелмәве һәм вентиляция Казан пассажирларының метрода йөрүен тагын да уңайлы итә.
Бүген Хакимият йортында ТРсы Президенты Р.Н. Миңнеханов видеоконференция режимында торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәдә ТРсы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. Төп доклад белән ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-крммуналь зуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Докладның беренче өлеше төзелеш объектларында саклану чараларын күрүгә багышланган иде.
Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда Дәүләт Думасы торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык Комитетының “ “Күп катлы йортларны капиталь ремонтлауда финанслау системасын булдыру: яңача якын килүләр, законлы тәкъдимнәр” дигән темага үткәрелгән парламент тыңлауларында катнашты.
Татарстан Республикасы, 2007 елда капиталь ремонт федераль Программасын кабул итү инициативасы белән чыккан иде. Ике ел эчендә 2008-2009 республика капиталь ремонтка бирелгән федераль лимитларны тулысынча үзләштерде һәм торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыру буенча бөтен федераль шартларны үтәде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында коллегаларыбыздан торган делегацияләр белән ике очрашу булды.
ТРсының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов Ханты-Манси автоном округы – Юграның төзелеш, энергетека һәм торак-коммуналь комплекс департаменты директоры С.В.Высоцкий, “Югра Энергосаклау Үзәге” АНОның Башкарма директор урынбасары О.Г. Артемьева белән очрашты.
«Корай Иншаат А.Ш.» төрек төзелеш компаниясе делегациясенең очрашуны ТРсы төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрының урынбасары А.С.Әхмәтшин алып барды.
2011 ел өчен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге иң яхшы оешмалар Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. 27.03.2012ел Бәйге комиссиясе утырышы Протоколы нигезендә, Россия Федерациясенең региональ үсеш Министрлыгы дипломнары белән Татарстан Республикасының түбәндәге оешмалары билгеләнеп үтелде.
Бүген «Prо Город” гәҗите редакциясендә ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексы үсешенең идарә башлыгы И.С.Гимаев, «Арс-Недвижимость» күчемсез милек агентлыгы директоры А.А.Хәбибуллина, «Мегалит» күчемсез милек агентлыгы директоры А.И.Хасбиуллин катнашында түгәрәк өстәл булды.
Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Министрлыгында видеоконфереция режимында, шәһәр һәм раоннарның Башкарма комитеты вәкилләре белән күп катлы йортларда капиталь ремонт үткәрү программасы буенча муниципалитетларга отчёт бирү киңәшмәсе булды.
Киңәшмәне торак-коммуналь хуҗалык идарә башлыгы В.М.Иноземцев алып барды. Киңәшмәдә прфильле оешма вәкилләре катнашты.Бүген Дәүләт Советында “Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә инвестицион климатны яхшырту буенча Россия Федерациясе Хакимиятендә стратегияләр барлыкка китерү чаралары” дип аталган парламент тыңлаулары булды.Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен һәм торак-коммуналь хуҗалыкны яхшыртуга инвестицияләрне җәлеп итү проблемаларын тикшерүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, республик төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республик төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов, ТРсы Дәүләт комитетының тариф, җәмгыять палатасы, муниципалитетларыннан вәкилләр, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүче оешма җитәкчеләре катнашты.
Бүген “Алабуга” ҮИЗда минераллы җылылык изоляцияле продукция җитештерүче , Европада иң эре заводларның берсе саналган “Роквул-Идел” ҖЧҖнең ачылу тантанасы булды. Әлеге заводның көче елга 110 мең тонна.
Тантанада РФның икътисади үсеш министры Э.С.Нәбиулина, Дания Короллегенең сзүдә һәм инвестиция министры Пиа Олсен Дюр ханым, ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов, Дания Короллегенең РФсендәге вәкәләтле вакиле Том Рисдаль Йенсен, РФның икътисади үсеш Министрлыгындагы үзенчәлекле икътисади зона һәм проектлы финанслау Департаменты директоры Д.А.Левченко, “Үзенчәлекле икътисади зона” ҖЧҖнең генераль директоры О.А.Костин, республика министрлыклары һәм ведомства җитәкчеләре катнашты. Чарада ТРсы төзелеш, архитектура һәм тора-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министр урынбасары Ю.Л.Аляшев катнашты.