ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2012 ел
чәршәмбе

3 апрель көнне ТРсы башкарма хакимият органнары  һәм ТР дәүләт органнары белгечләре арасында II ачык Спартакиада булды. Ачылыш тантанасында ТРсы Министрлар Кабинеты Аппаратының  сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру сораулары буенча бүлек башлыгы  Борис Менделевич, ТРсы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРсы шахмат федерациясе президенты  Генадий Захаров катнашты.

 Ярыш Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге ЦСБЯШШОР базасында ТРсы башкарма хакимият органнары  һәм ТР дәүләт органнары белгечләре арасында үтүче Спартакиаданың II туры булып узды. 30 командадан 3 әр катнашучы шахмат уенында көч сынашты.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Казан дәүләт архитектура- төзелеш университеты белән берлектә “ Татарстан Республикасы төзелеш индустриясенә инновацион проектлар кертү механизмнары” дигән темага “түгәрәк  өстәл”ләр үткәрүне дәвам итә. Әлеге түгәрәк өстәл кысаларында, приоритетлы фәнни-тикшеренү эшләнмәләре каралачак.ТРсы Төзелеш Министрлыгы җитәкчелеге белән университет галимнәренең чираттагы очрашуы 2012 елның 10 апрелендә 14:00дә Министрлыкта (Казан, Дзержинский ур., 10) №308 каб. Билгеләнгән ( регистрация 13:30 да башлана).


3
апрель, 2012 ел
сишәмбе

“Йорт төзү комбинаты” ААҖы “EBAWE” алман компаниясе җиһазларының беренче партиясен кабул итәргә җыена. Бүген тимер бетон конструкциясен җитештерү өчен кирәк булган яңа җайланмалы автомобильләр Айзенберг (Германия) шәһәреннән чыгып, Яр Чаллыга юл тоткан.

Исегезгә төшерәбез, ДСК ААҖ һәм  “EBAWE” алман компаниясе арасында җиһазлар белән тәэмин итү килешүе 2011 елның 11 маенда имзаланды.

Яңа җиһазларны монтажлау апрельнең икенче яртысында башланачак.  Әлеге эшне “EBAWE” компаниясенең белгечләре җитәкли. Алар эшчеләрне дә өйрәтәчәкләр. ДСКда паллет циркуляциясе линиясен урнаштыру белән бер үк вакытта кассет формаларын монтажлау да башланачак. Алар бер катлы бетон элементларын вертикаль җитештерү өчен кулланылыр дип көтелә. 

Казанда “Чиста су. Казан” дип аталган III махсуслашкан күргәзмә һәм конгресс ачылды. Әлеге чара РФ Хакимияте карары белән расланган  2011-2012 елларга “Чиста су” федераль  программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

“Чиста су. Казан” дип аталган күргәзмә һәм конгрессны ачу  тантанасында катнаштылар: ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ЮНИДО халыкара сәнәгать хезмәттәшлек  үзәгенең РФ буенча директоры Сергей Коротков, су чыганаклары федераль агентлыгының Түбән-Волжск бассейн, сү белән идарә итү җитәкчесе Анатолий Быков, “Россия су җәмгыяте” оешмасының рәисе Александр Катков, ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Фролов һәм башкалар.

ТРсы Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларны сәламләде һәм чичта суга багышланган күргәзмә һәм конгресс елдан-ел республика кунакларының игътибарын җзлеп итүен ассызыклады. Аның фикеренчә, бүгенге көндә суның сыйфатына гына игътибар итмәү бик мөһим, әлеге өлкәдәге эшкәртмәләргә дә зур игътибар бирелә, шулай ук су белән тәэмин итү соравы да күтәрелә.


2
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Алабуга муниципаль районының магистраль су үткәргече ватылуы зыянын бетерү буенча эш төркеме барлыкка килде. Әлеге төркемне министр И.Э.Фәйзуллин җитәкли. Эш төркеменә төзелеш Министрлыгы белгечләре, Алабуга районы җитәкчеләре, шулай ук аварияне бетерергә билгеләнгән оешмалар керә. Авария сәбәпле суны туктату билгеле  булганнан соң ук, Алабуга муниципаль районына ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М.Хәнифов килде. Ул район башлыгы Г.Е.Емельянов белән бергә эшләнә торган эшләрне җитәкли. Бүген районга министр И.Э.Фәйзуллин да килде.


30
март, 2012 ел
җомга
   Бүген хакимият йортында Татарстан Республикасы Президенты  вазыйфасын башкаручы И.Ш.Халиков  рәислегендә видеоконференция режимында РФның 21.07.2007 елгы №185-ФЗ  “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп корырга ярдәм итүче Фонд” Законын 2012 елда Татарстан Республикасында тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капитал ремонт үткәрү сораулары буенча чираттагы  республика киңәшмәсе булып узды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М.Фролов чыгыш ясады. Докладның беренче өлеше күп фатирлы йортларда капитал ремонт  үткәрү программасына багышланган иде.

    Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп корырга ярдәм итүче Фонды хисабына 2012 елда күп фатирлы йортларда капитал ремонт  ясау программасына финанс  ягыннан ярдәм итү заявкасы 27 мартта Фонд хакимияте тарафыннан хупланды, шулай ук Татарстан Республикасының 2012 елга еллыкхисабы да Фонд Хакимияте тарафыннан хупланды.

    Программа буенча 5,4 млн. кв.м мәйданны биләгән 849 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла.


29
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТРсы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында  фәнни-техник совет утырышы булды. “Техстрой” ЯАҖ белән берлектә Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексын үстерү һәм яхшырту максатыннан, су үткәргеч һәм канализация корылмаларын реконструкцияләгәндә, модернизацияләгәндә традицион кулланылыштагы әйберләрне ( металл, бетон, тимер бетон) полиэтилен трубалар һәм фасон әйберләр  белән алыштыру соравы тикшерелде.

Утырышны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М.Хәнифов алып барды. Әлеге утырышта “Техстрой” ЯАҖнең, проект һәм башка оешмаларның вәкилләре катнашты.

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Ф.М.Хәнифов, ТРсы коммуналь инфраструктурасының төп фондлары тузуы, бу өлкә тамырдан үзгәртеп коруны таләп итүен әйтте.


28
март, 2012 ел
чәршәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгында коммуналь комплекс тәкъдимнәрен регулярлаштыручы оешмалар өчен “Тариф компаниясе 2013” дип аталган семинар-киңәшмә булды. Видеоконференция режимында 2013 елга тарифларны формалаштыру турында сөйләштеләр.

Семинар-киңәшмәдә республика министрлыклары һәм тариф буенча комитет вәкилләре катнашты.

Бүген Дәүләт корпорациясе “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртергә ярдәм итүче фонд”ның белгечләре төркеме үз эшләрен дәвам иттеләр. Алар республикага региональ адреслы программа буенча гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү һәм 2010-2011 елларда күп катлы йортларда капитал ремонт эшләнешенең тормышка ашуын тикшерүне максат итеп куйганнар. Белгечләр документларны өйрәнәләр, программаның тормышка ашуын тикшерү өчен Казандагы, Яшел Үзән, Арча районнарындагы объектларга баралар.

    Фондның официаль сайты хәбәр итүенчә, узган көннәр тикшерү нәтиҗәләре буенча, Арча районында программа буенча планлаштырылган гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү күчерү эше тәмамланган: авария хәлендәгеләрдән яңа йортларга 36 кеше күчерелгән, ә иске йортларын җимергәннәр. Арча шәһәре М.Җәлил урамындагы яңа 6 йортта яшәүчеләр үзләренең яңа йортлары белән бик канәгать, алар фонд һәр ТРсы җитәкчеләренә уңайлы, заманча йорт биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.


27
март, 2012 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Сезне “Татарстан Республикасының су хуҗалык комплексын үстерү һәм тагын да яхшырту максатыннан, су үткәргеч һәм канализацион  системаларны реконструкцияләгәндә, модернизацияләгәндә һәм яңадан төзегәндә, традицион кулланылышта булган өйберләрне ( металл, бетон, тимер бетон һ.б.) полиэтиленнан эшләнгән труба һәм башка әйберләр белән алмаштыру” дип аталган фәнни-техник совет утырышына чакыра. Утырышта ТРда полиэтилен трубалар җитештерүче зур оешма – “Техстрой” (Казан шәһәре) ЯАҖнең продуктларын куллану мәсьәләсе каралачак. Көн тәртибенә түбәндәге сораулар куелачак:  Казан шәһәренең су үткәргеч һәм канализация хуҗалыгында традицион трубалар урынына полиэтилен трубаларны куллану һәм алмаштыруның төп максатын билгеләү; “Техстрой” ЯАҖ тәкъдим иткән продуктлар белән труба үткәрү системасын полиэтиленнан монтажлау эффективлыгын тишерү; полиэтиленнан эшләнгән труба үткәрү системасында гадәттән тыш авария-яңадан тыргызу һәм агымдагы ремонт эшләре ( үзенчәлекләре, уңай яклары, технологиясе); торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләти-шәхси партнерлык, аерым алганда ТРның су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү, реконструкцияләү һәм яңадан төзү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International